Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать өлкәсендә субсидия алучыларны сораштыруда катнашырга чакыра.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту максатында, министрлык, «РИВЦ» акционерлар җәмгыяте белән берлектә, субсидияләр алучылар арасында аноним сораштыру уздыра. Анда крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм холдинглар вәкилләре катнаша ала. Сораштыруда катнашучылар анкета тутыра. Анда шулай ук авыл хуҗалыгы тармагында субсидияләр алу процессын уңайлырак итү буенча тәкъдимнәр дә калдырырга мөмкин.