Татарстан Министрлар Кабинетында республиканың финанс министрлыгы, федераль салым хезмәтенең hәм федераль казначылыкның Татарстан буенча идәрәләре коллегияләренең уртак утырышы бара. Анда Татарстан бюджетының быелгы үтәлеше hәм әлеге хезмәтләрнең киләсе елга булган бурычлары карала. Россия финанс министры Антон Силуанов катнашындагы коллегияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып бара.