Шушы көннәрдә Казанда 1801-1805 елларда төзелгән тарихи Яңа бистә мәчетенең («Ак мәчет») торгызылган манарасына ай куелды. Яңә бистә («Ак мәчет») мәчете – мөселманнарга кайтарылган соңгы тарихи мәчет.
«Ак мәчет» – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. Бүгенге көндә республикада дини билгеләнештәге биш йөзгә якын мәдәни мирас объекты бар. Бу мәчетне төзекләндерү эше узган ел гына башланды. Әлеге проект бюджет акчасына түгел, ә бары тик хәйрия акчаларына гына тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта мәчет бинасының мәйданы 542 квадрат метр. Ул ике катлы: икенче катта ир-атлар өчен ике намаз залы, ә беренче катта аерым керү урыны булган хатын-кызлар залы урнашкан. Шулай ук ярдәмче бүлмәләре булган аерым тора торган бина да бар. Мәчетнең имам-хатыйбы сүзләренчә ачылышы сентябрь ахыры – октябрь башына планлаштырыла.