Татарстан Диния нәзарәте “Ак кәгазьгә яңа тормыш” республикакүләм макулатура җыю хәйрия акциясе нәтиҗәсендә барлыгы 8 тонна кәгазь җыелды.
Аллаһ исемнәре Коръән аятьләре һәм хәдисләр язылган китаплар һәм кәгазьләр шәригать кануннары буенча эшкәртеләчәк, ә калганнарын кәгазь кабул итү оешмаларга тапшырып 41416 сум акча алынды. Әлеге акча Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды карамагында булган авыр хәлдәге балаларны дәваларга юлланачак.