Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ак кәгазьгә — яңа тормыш» дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте. Акция барышында Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне дә җыю оештырыла.
Акция 29 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Иске кәгазьләрне җыюдан кергән акча Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларны дәвалауга тотыла. Узган елларны әлеге акция республика районнарында да зурлап үткәрелде.
Макулатура Казандагы Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт, 7 нче кабинет адресы буенча эш көннәрендә көндезге сәгать бердән кичке алтыга кадәр кабул ителә.
Макулатура тапшыру өчен адрес:
Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт, 7 нче кабинет