Ак йорт вәкиле Карин Жан-Пьер АКШ һәм Россия Президентларының ел ахырына кадәр очрашу мөмкинлеге турында мәгълүмат юк, дип белдерде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Джо Байден июньдә Женевада очраштылар, төрле өлкәләрдә ике яклы мөнәсәбәтләрне торгызу процессын башлап җибәрделәр.