Шушы көннәрдә Казан дәүләт медицина университетында, медицина уку йортлары студентлары арасында, татар теле һәм медицина терминологиясе буенча «Ак халатлы фәрештәләр дип исемләнгән сигезенче республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, теләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Фән һәм техника өлкәсендә респбулика Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Гәрәев катнашты.
Олимпиада кысаларында туган телнең укытуның актуаль проблемалары буенча методик семинар да узды. Олимпиадада Казан дәүләт медицина университетының ике йөздән артык студенты һәм урта һөнәри медицина уку йортлары катнашты.