«Ак Чәчәкләр» бульварында стрит-арт фестивале узды. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яшүсмерләр төрле арт-объектлар булдырды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Стрит-арт фестивале паркларда вандализм проблемасын хәл итү өчен уздырыла.Тәҗрибәле стрит-арт рәссамнарының балаларга һәм яшь үсмерләргә әлеге кызыксынуның өстенлекле якларын күрсәтәсе килә.
“Ак чәчәкләр” бульварында үсмерләр Казан рәссам-граффитистлары белән бергә әзерләнгән арт-объектларга бизәкләр төшерә алды. Калиграфия, сынлы сәнгать һәм портрет – барысына да яңа күзлек аша нәкъ монда карап була иде.
Әйе, әлеге эшләргә карагач рәссамнарның профессиональлеге күренә һәм әлеге эшләрнең чын сәнгать әсәре икәнлегенә инанасың.
Алга таба арт-объектлар Казан паркларында куелачак.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ринат Сәхбгәрәев, Татарстан яңалыклары