Авыл яшеллеккә күмелде. Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында гармуннарда һәм аюлар белән йөреш узды. Анда мордваларның милли бәйрәме – Балтайны билгеләп үттеләр. Риваятьләр буенча мордвалар өчен Аю урман алласы булып санала.
Бу көнне яшь егетләрне өрәңге агачын яфракларына киендерәләр, алар авыл урамнары буйлап йөри. Бәйрәм «аюларны чишендерү» йоласы белән тәмамланды – риваять буенча өзелгән өрәңге ботаклары кешеләргә бәхет, якты киләчәкне бүләк итә.