Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итә. Узган атнада без Артур Уваровка булыштык. Бүген 16 яшьлек Айгөл Нигъмәтуллина ярдәмгә мохтаҗ. Аңа эпилепсия өянәгененнән котылу өчен кыйммәтле дарулар кирәк.
Айгөл Нигъмәтуллина поликлиникага атнага берничә тапкыр бара. Ул тумыштан церебраль паралич чире белән җәфалана. Моннан тыш тугыз ел элек эпилепсия өянәкләре башлана.
Айгөл Нигъмәтуллина: «Өянәкләр башланганын үзем дә сизәм йөрәк ешрак тибә башлый . Шуңа күрә идәнгә егылмас өчен диванга ятарга тырышам.»
Айгөл врачлар тәкъдиме белән яңа төрле дару эчә башлаган. Хәзер өянәкләре күпкә сирәгрәк була.
Айгөлнең әнисе Гөлнур Нигъмәтуллина: «Без баланың ничек газаплануын күрәбез һәм шул ук вакытта ярдәм итә алмыйбыз. Үзләре авыр хәлдә калган кешеләр мине аңлый торгандыр. Шуңа күрә кыенсынып булса да дару препаратлары алуда ярдәм итүләрен сорыйбыз.»
Айгөл махсус мәктәптә укый, тарих, әдәбият фәннәрен ярата. Киләчәктә ул психолог булырга тели. Өянәкне киметә торган дарулары бетеп килә. Яңаларын алу өчен 135 мең ярым акча кирәк.
Казан шәһәре «11нче шәһәр хастаханәсе» ДАССОның педиатрия бүлеге мөдире Регина Золотухина: «Әлеге даруларны эчкәч аның хәле җиңеләйде. Гомумән, Айгөлнең чагыштырмача сәләмәтлеге яхшырды. Эпелепсия өягәге элек көнгә 4-5 тапкыр булса, хәзер бер атна эчендә шул кадәр.»
Айгөлнең сәламәтлеген яхшыртуга без дә үз өлешебезне кертә алабыз. Моның өчен Дети сүзен язып 5542 номерына смс җибәрергә кирәк. Хәбәрнең бәясе-75 сум. Ярдәм итү шартлары белән тулырак безнең телекомпания һәм Русфонд сайтында танышырга мөмкин.
Гадел Әхмәтҗанов, Ралина Абрамова, Сергей Павлухин.