Килограмм ярым авырлыктагы әлеге помидор-Казанда яшәүче агроном-бакчачы Айдар Вафинның горурлыгы. Бакчасында 5 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр томат шулкадәр эре булып үскән. Югыйсә, моның аерым сере дә юк.Токымлы атларның тиресен дә кулланмаган, гадәти су гына сипкән.
Айдар Вафин: «Помидор үстергәндә бернинди химик өстәмә кулланмадым. Гадәти ысул белән үстердем, үзе шулай эре булып үсте.»
Рекородлы помидорны Айдар интернтека сатуга куйган. Аның өчен хәтта 5 мең акча да сораган. Помидор уңышы белән журналистлар да кызыксына башлаган. Айдарның әйтүенчә, помидорны сатачагына ул ышанмаган. Ә менә кешеләрдә зур кызыксыну уята алуына сөенгән.
Айдар Вафин: «Мәзәк, кызык өчен генә интернетка куйган идем. Сатып акча алу турында уйламадым да. Помидорны башкаларга да күрсәтәсем килде.»
Әлеге рекордчы зур помидор үстерүче хуҗасына да дан китерде. Ә менә дөнья рекордын яңарту өчен ике килолы помидор үстерергә кирәк әле. Аның каравы, гаиләдә менә өченче көн инде шушы помидор белән тукланалар. Ә гаилә башлыгы дөнья рекордын яңартырлык помидор үстерергә җыена.
Мурат Метшин, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.