Эчке эшләр бүлеге органнары системасында эшләүчеләр арасында халыкка иң якын торганнары — участок инспекторларыдыр, мөгаен. Кемдер участок полициясен йөзгә танып белә, кайберәүләр өчен ул хәтта туганы кебек: аңа эч серләрен сөйлиләр, киңәш көтәләр. Ничек кенә булмасын, үзең яши торган йортта тәртип саклаучы полиция хезмәткәрен белергә кирәк. Бүген безнең студиябездә кунакта һәр кешегә ярдәм итәргә ашыгучы участок полиция хезмәткәре Айдар Мөхәммәтшин. Айдар әфәнде “Халык участковые– 2021”Бөтенроссия бәйгесендә Татарстан данын яклап катнаша.