Шушы көннәрдә, Питрәч районы Күн авылында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовның каберенә таш кую мәрасиме булды. Бер төркем Камал театры артистлары, мәрхүмнең авылдашлары Айдар Хафизов турында якты истәлекләр белән бүлештеләр. Питрәч раойнынннан безнең репортаж.
Вакыт дәва диләр, әмма Айдар Хафизовны югалту ярасы йөрәкне әле дә булса сызлата. Моның шулай булуын бер төркем Камал театры артистлары үз чыгышларында сөйләде. Артист, режиссер Айдар Хафизов 50 ел гомерен театр сәнгатенә, сәхнәгә багышлады. Татар театры тарихында актер буларак калса, татар әдәбияты тарихында әдәби-музыкаль кичәләр режиссеры булып кереп калган шәхес.
Айдар Хафизовның башкарган 80нән артык роле, педагог һәм режиссёр буларак кылган гамәлләре халык хәтерендә мәңге сакланыр.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.