Шушы көннәрдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь, бик күп бүләкләр иясе Айдар Хәлимнең 80 яшьлеге уңаеннан иҗат кичәсе булып узды.
Бу кичтә юбиляр үз шигырьләрен укыды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Айдар Хәлим һәрвакыт үткен, кыю һәм саллы фикер иясе, батыр йөрәкле милләт баласы, бүгенге көндә милләт агасы. Ул әсәрләрендә, Татарстан, Башкортстан, Россия турында гына түгел, дөньядагы, халыклар арасындагы мөнәсәбәт турында да олы фикер йөртә, дип әйтте аның турында котлау яңгыраткан замандашлары. Бүген исә Айдар Хәлим бар булганына шөкер кылып яши. 80 яшьлек гомер бәйрәмендә ул якыннары, дуслары, иҗатын яратучы укучылары белән бергә.