“Кәеф» медиалабораториясендә «Татмедиа» Акционерлык җәмгыяте замана яшьләре өчен эшләтеп җибәргән «АЙДА media» яңа рус телле медиаресурсы тәкъдим ителде. Мәйданда Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков булдылар.
Проект төрле бурычлар өчен җиһазландырылган өч студияне үз эченә ала: онлайн-очрашулар өчен лекторий, презентацияләр өчен сәхнә, туры эфирлар уздыру өчен локация.
Яшьләр проекты 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге рус телле яшьләргә юнәлдерелгән. Ул хәзерге яшьләрнең тормышының төрле өлкәләрен яктыртыр дип көтелә.
Әлеге проектның төп бурычы яшьләргә җәмәгатьчелек фикере лидерлары белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук яшьләргә үз медиа проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.