Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 миллион сумга кадәр булачак.
Грант «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» законга нигезләнә. Әлеге гранттан крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кооперативлары файдалана алмый, аларга башка программалар билгеләнгән. Агропрогресс гаилә фермаларын үстерү буенча грантка бик охшаган. Аны авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүдән тыш, саклау, эшкәртү, сату базасын үстерү, үзләренең объектларындгы җайланмалар, техника белән комплектацияләү, авыл хуҗалыгы терлекләрен үрчетү материалы сатып алуга тотарга мөмкин. Хәзер республикада 450 меңнән артык шәхси ярдәмче, 4 мең фермер хуҗалыгы исәпләнә. Тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы алар өлешенә туры килә.