Өрәңге агачының ботаклары күпмедер вакыт эчендә йортка әверелә. Кукмара районында яшәүче Таһир Ямалов беренче тапкыр кулына инструментларны капитан-механик булып эшләгәндә ала. Хәзер ул үз тәҗрибәсен балалар иҗаты үзәге укучыларына тапшыра. Агачны сәнгать җиһазларына әйләндерү процессын хәбәрчебез дә күзәтте.
Әкияти Убырлы карчык йорты хәзер балалар иҗаты үзәгендә балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Әлеге коллекция агач ботакларыннан ясала. Эшне башкару авыр, әмма кызыклы, дип саный элекке капитан-механик. Бу һөнәр белән ул гражданнар флотында эшләгәндә шөгыльләнә башлый. Һәм менә инде 7 ел дәвамында үз белгәннерен Таһир Ямалов балаларга өйрәтә.
Кабинетта аерым бер мөһим урынна шахматлар алып тора. Мондый бер партияне ясау өчен бер айдан артык вакыт кирәк икән. Бу укучыларның эшләренең бик аз өлеше генә. Аларның күбесен балалар өйләренә алып кайталар.
“Агачтан эшләнмәләр ясау авырмы? » дигән сорауга: Богданның җавабы эзер:»Әгәр дә күңелеңне биреп эшләсәң, барысы да килеп чыга».
Бу эшчәнлек вакытында төрле зурлыктагы һәм төрле формадагы агач ботаклары кулланыла. Әлеге эш балта осталыгын гына түгел, ә фантазияне дә үстерергә ярдәм итә.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Кукмара районы, Татарстан яңалыклары.