Казанга самолетта очкан пассажирлар аэропортка килеп төшү белән Габдулла Тукай һәм аның замандашлары сүрәтләренә карап соклана ала. Бу Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышлап Татарстан Милли музее белән Казан Халыкара аэропортының уртак проекты. «Мин биеклеккә омтылам» дигән фотокүргәзмә шәһәр кунакларын төбәкнең гаҗәеп мохиты белән таныштыра. Галереядә Фатыйх Әмирхан, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйт Рәмиев, башка мәдәният-сәнагть әһелләренең инглиз һәм татар телләрендә хезмәтләре тәкъдим ителгән. Барлык фоторәсемнәр дә бөек Тукайның тормышына һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган.