«Адымнар» күптелле белем бирү комплексы татар телен өйрәнергә теләгән ата-аналар өчен “Татар теле. Интенсив” бушлай курслары оештыра.
Дәресләр күптелле белем бирү комплексының Бондареко урамында урнашкан бинасында 10 гыйнвардан башланачак. Дәресләр атнага ике тапкыр: чәршәмбе һәм җомга көннәрендә узачак. Адымнар мәктәбенең Инстаграм сәхифәсендә курслар турында барлык мәгълүмат, җаваплы кешеләрнең телефон номеры бирелгән. Теләгән кеше языла ала.
Айдар Шәмсетдинов “Адымнар” күптелле белем бирү комплексы директоры