Аддитив технологияләр тормышыбызның күп кенә аспектларын тамырдан яхшыртырга һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә зур өлеш кертергә мөмкин.
Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркында лидер-форумда белдерде. Бу аддитив технологияләр өлкәсендә соңгы казанышларны, тармакның әйдәп баручы экспертларын һәм инновацион компанияләр вәкилләрен берләштерүче төп Россия мәйданчыгы. Күргәзмәдә илебезнең яңа 3D-басма технологияләре, шулай ук эшләнмә үрнәкләре тәкъдим ителде. Мондый технологияләр атом энергетикасында, космосны үзләштерүдә һәм медицинада кулланыла.