Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында төрки халыкларның танылган шәхесләре исемен йөрткән мәгърифәт үзәкләре, махсуслашкан кабинетлар ачу күркәм гадәткә әверелде. Абай исемендәге Казах теле һәм мәдәнияте кабинетын ачу тантанасы
Нәтиҗәле, эшлекле аралашу, дустанә мөнәсәбәт цивилизация тудыра дип язып калдырган фәлсәфи хезмәтләрендә киңкырлы шәхес Абай Кунанбаев. Чыннан да халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә галимнәрнең, фикер ияләренең һәм язучыларның керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Абай Кунанбаевның иҗаты казах халкы өчен генә түгел, ә бөтен төрки мәдәнияте өчен дә зур әһәмияткә ия. Биредә күп кенә уртак нәтиҗәле проектлар барлыкка килер һәм тормышка ашырылыр дип ышанам. Икера хезмәттәшлек Россия һәм Казахстан халыкларының мәдәни һәм тарихи элемтәләрен ныгыта.
Абайның үсешенә йогынты ясаган шәхесләр арасында татар халкының бөек улы Шиһабетдин Мәрҗани дә барлыгы мәгълүм. Бу факт үзе генә дә шагыйрьнең безгә бик якын шәхес булуын раслый.
Казан университетында 400 дән артык казах студенты укый. Яңа ачылган кабинет фәнни –мәдәни чаралар үткәрү өчен аларга әзер мәйданчык.
Ачылышта катнашучылар өчен бердәнбер нөхсәдә сакланган Абай хезмәтен күрү дә зур бүләк булды.
Казах мәгърифәтчесе, шагыйрь Абай Кунанбаев исмен йөрткән кабинет Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче катында урнашкан. Аны Казахстанның Казандагы баш консулы җитәкчелегендәге вәкаләтле вәкилләр сайлаган.
Башка илләрдән консул булып килүчеләрнең көндәлек вазыйфаи эшчәнлектән тыш, хыялында йөрткән үзенә максат итеп куйган гамәлләре дә була. Абай исемендәге мәгърифәт мәйданчыгы ачып минем хыялымны чынга ашырдылар. Татарстан Хөкүмәтенә, Казан һәм Евразия университетына зур рәхмәт.
Абай Кунанбаев сүзләре белән әйткәндә, «тормыш булмаган җирдә камиллек тә юк». Ә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тормыш кайнап тора.
Мөршидә Җиһан, Фәрит Җәләли. Татарстан яңалыклары