Казанда «Ачышлар иле» Бөтенроссия видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне каршы алдылар. Илнең төрле төбәкләреннән йөз укучы Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыкты. Сәяхәт Түбән Новгород – Киров шәһәрләре аша уза. Иң яхшы видеороликлар авторлары бер көнне Татарстан башкаласында үткәрә.
Яңа көнне алар яңа шәһәрдә каршы ала.Үзләре өчен Россия шәһәрләре картасын ачалар. Илнең төрле төбәкләреннән йөз бала – алар барысы да «Ачышлар иле» Бөтенроссия видеороликлар конкурсында җиңүчеләр.
Барлык катнашучылар да үз шәһәрләре һәм төбәкләре турында видеороликлар төшергән. 25 мең гаризадан бер йөзе откан. Җиңүчеләр арасында-Казанның 9нчы гимназиясе укучылары, сыйныфташлар Варя һәм Вера да бар.
Ә Казан бай программа әзерләгән.
Барлык күргәннәрен видеога язып баралар.Кайберәүләр хәтта үзләрене сәяхәте турында фильмнар да төшерергә җыеналар.
Полина Лисина, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары.