Татарстанда беренче тапкыр ак яулыклы абыстайлар форумы узды. Эшлекле мәҗлестә нинди мәсәләләр кузгатылды, аларны чишү юлы бармы?
Татарстанда беренче тапкыр ак яулыклы абыстайлар форумы узды. Эшлекле мәҗлестә нинди мәсәләләр кузгатылды, аларны чишү юлы бармы? Абыстайлар форумыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Җәй көне мамык шәлләр турында уйламыйбыз шул, ә чананы җәйдән әзерләргә кирәк дип искәрткән элгәрләребез. Абыстайлар форумына махсус әзерләгән күргәзмә бик бай . һәр почмагы буыннан-буынга күчеп килгән милли мирасыбызны чагылдыра.
Татарстан Диния нәзарәтендә үткәрелгән эшлекле мәҗлесне мөфти Камил Хәзрәт Сәмигуллин ачып җибәрде.
Форумда катнашучылар — Казан һәм Татарстан районнарындагы мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, мәчетләрнең өлкән абыстайлары. Камил хәзрәт әйткәнчә араларында хафизә, хаҗия, могаллимә, остабикәләр дә бар. Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина фикенчә әлеге форумны оештыру күптән өлгергән мәсьәлә.
Әлеге форум башлангычы гына, киләчәктә төрле юнәлештә эш алып барыучы абыстайлар институты оештырылу күздә тотыла. Аның эшчәнлеге белән форум барышында чыгыш ясаучылар таныштырды. Дини һәм әхлакый белем бирү, социаль ярдәм, хәйриячелек, хәләл ризык пешерүчеләр юнәлешен үстерү, аларны россия күләмендә таныту. Әлеге эшләр мөслимәләр берлеге тарафыннан өлешчә башкарылып килә , әмма абыстайлар институты булгач вәкаләтләр дә, мөмкинлекләр дә арта.
Тәҗрибәле журналистның сүзләре рас килде. Форумның үзара- фикер алышу өлешендә нәкъ шул мәсьәлә кузгатылды. Азнакайдан Гөлшат Шәйхуллова оныгым татар телендә өйдә генә аралаша, балалар бакчасында да, мәктәптә дә балалар үзара татар телендә сөйләшми дип чаң суга. Җәйге ял вакытында авылда оештырылган лагерьларда да шул ук хәл кабатлана диде Гөлшат ханым һәм аның фикерен форумда катнашучылар да күтәреп алды. Бу мәсьәләгә дәүләт вәкиле буларак Нурия Хашимова ачыклык кертте.
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан бу юнәлештә эзлекле эш алып барылуын да аерым билгеләп үтте. Шулай ук кайбер әбиләр , дәү әниләр үзләре оныклары белән татар телендә аралашмавын тәнкыйтьләде.
Хатын-кызга җәмгыятьтә, гаиләдә дә бик күп вазыйфаларны үз өстенә алырга туры килә. Форумда ике буын вәкилләре әбиләр һәм әниләр катнашты.Әлеге сүзләрнең мөһимлеген аңлап оештырылды да инде әлеге форум. Беренчесе генә булса да берәгәйле узды.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.