Мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык республика чемпионатында 935 кеше катнаша. Ярышлар 12 шәһәр һәм муниципаль район белем бирү оешмаларында уза.
Үзеңне-үзең җиңеп яшәү. «Абилимпикс» — инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык чемпионаты. Безнең төбәктә ярыш алтынчы тапкыр уздырыла, анда катнашучылар үзләрен төрле яклап сыныйлар, кыенлыкларны җиңәләр.
Соңгы биш елда Татарстанда чемпионатта катнашучылар саны 20 тапкырга арткан. Быел 935 кеше үзен сыный. Арада мәктәп укучылары, студентлар, өлкәннәр бар.
Ярышлар 12 шәһәрдә, муниципаль районнарның 32 белем бирү оешмасында уза. Барысы -87 компетенциядә, шуларның 11е – яңалар. Әйтик, теш технигы, пилотсыз очу аппараты операторы, мультимедиа журналистикасы компетенцияләре.
Ярышларның мөһим бурычы — катнашучыларны эшкә урнаштыру. Ел саен мөмкинлекләре чикләнгән белгечләр саны арта бара.
Эш бирүчеләр сүзләренә караганда, кешеләр коллективта ачыла, эшкә мөнәсәбәт шунда формалаша.
Илина Баймуратова чемпионатта катнаша башлаганчы, фотография сәнгате турында берни дә белмәгән, камералары да булмаган. Экспертлар ярдәме, үзенең үҗәтлеге белән уңышка ирешкән. Хәзер фотоаппараты һәрчак үзе белән.
Быел мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI төбәк чемпионаты 25 майга кадәр уза.
Ия Кислицына. Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.