Бүген танылган шагыйрь, журналист, тәрҗемәче Рөстәм Фәйзуллинга, исән булса, 70 яшь тулган булыр иде. Ул Акъегет әдәби псевдонимы белән иҗат итте. Казан дәүләт университетында филолог белгечлеге алгач, 74 нче елдан бирле гомере Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе белән бәйле. Күп еллар радионың әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясе баш мөхәррире булып эшләде. Республика театрларының җәүһәрләре булган спектакльләрне, куелышларны, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗади мирасын барлап, радионың алтын фондын баетуда армый-талмый эшләде. Ул башлап җибәргән “Тел күрке –сүз” тапшырулары әле дә эфирга чыга. Шәхси фонотекасында беркайда яңгырамаган, дөнья күрмәгән тарихи аудиоязмаларны энҗе бөртегедәй кадерләп саклады. Шигырьләр җыентыклары, тәрҗемә әсәрләрен бастырып чыгарырга да өлгерде, әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар.