Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышуны дәвам итә. Бүген Казаннан 9 яшьлек Риана Мәһдиеваның авыру тарихы. Ел башында кызның авыз-борын куышлыгында яман шеш барлыгы ачыкланган. Ул химиотерапея курсын узган. Чираттагы дәвалау – нурланыш терапеясе. Тик дәвалау өчен гаиләнең акчасы юк. Без Рианага бергәләп ярдәм итә алабыз, хөрмәтле телевизор караучылар! Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәрү дә җитә.
Әле гыйнвар аенда гына 9 яшьлек Риана Мәһдиева гадәти кызлар кебек яши-сәнгать мәктәбенә йөри, гимнастика белән шөгыльләнә. Барысын да куркыныч диагноз үзгәртә – берничә ай элек кызның авыз- борын куышлыгында яман шеш табыла.
Табиб-радиолог Ләйсән Айнутдинова: «әгәр авыруны хәзер үк дәваламасаң, шеш алга таба да үсәчәк, кан тамырларын кысып, шешнең бөтен авыз куышлыгын тутыру, сөякләр аша баш миенә кадәр үсү куркынычы бар. Бу үлемгә китерә торган авыру.»
Авыру көчәйгәч, Риана авызын да ача алмый. Химиотерапиянең өч курсын үткәч, кызның гәүдә авырлыгы кими, организмы көчсезләнә, а шеше кими, авырту да бетә. Хәзер тулысынча сәламәтләндерү өчен Рианага нурланыш терапиясе кирәк.
Әнисе Диләрә Кыямова: «безгә хәзер химия терапиясе белән бергә, нуланыш терапиясе кирәк. Тик нуланыш терапиясе җиңел түгел, ул томотерапия дип атала. Ул бары шеш күзәнәкләренә генә йогынты ясый, сәламәт тукымага тәэсир итми.»
Нурланыш терапиясенең тулы курсы ике йөз сиксән сигез мең сумнан артык тора. Гаиләнең бу кадәр акчасы юк. Кызга сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. 5542 номерына смс хәбәр җибәрергә кирәк. Бер хәәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат Русфонд һәм безнең телерадио компания сайтларында.
Мурат Метшин, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.