9 сентябрдән — 11 нә кадәр башкалабыз Казанда диджател халыкара форум уза. Аның кысаларында мәдәни мирас обьектларын цифрлаштыру мәсьәләләренә багышланган, бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узуы көтелә. Анда илнең 40 төбәгеннән профильле ведомстволар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре килә. Катнашучылар Онлайн һәм оффлайн-форматта тәҗрибә алмаша һәм архивларны агарту буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыша ала.