9 майга республика башкаласында «Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре» стелласын ачуга әзерлиләр. Вертикаль конструкция инде урнаштырылган, мәйданчыкта композициянең иң катлаулы өлеше – янпилоннарны монтажлау башланды. Аларда Бөек Ватан сугышы чорындагы фотосурәтләр барлыкка киләчәк — бу махсус технология буенча төшерелгән барельефлар булачак.Стелланың биеклеге 26 метрга җитә, бу сигез катлы йорт белән чагыштырырлык. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Казанга һәм тагын 19 Россия шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Аларның һәрберсендә шәһәр гербы һәм Россия Президентының мактаулы исем бирү турындагы указы тексты язылган стела барлыкка киләчәк.