Бүген 9 декабрьдә Россиядә Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә. Әлеге дата- ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, бүгенге көндә , Россия хәрбиләре, татарстанлылар да алар арасында көн саен махсус операция барышында батырлык һәм каһарманлык күрсәткәндә, Ватан Геройлары көне тагын да зуррак әһәмияткә ия.
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Ватан каһарманнары көненә багышланган чараларны иң югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк дип ассызыклады. Бүген башкалабыз Казанда һәм республикабыз раойннарында герой-сугышчылар хөрмәтенә төрле чаралар уза, күргәзмәләр ачылды.