80 яшьлек юбилеена гадәти булмаган бүләк. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның туган авылы Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәктәбендә музее ачылды.
Көрәшчеләр кирәк! Дип оран салып килеп керде а әдәбиятына Равил Фәйзуллин. 22 яшендә СССР язучылар берлеге әгъзасы булса, 30 да Габдулла Тукай исемендәге премиягә, ә Яңа гасыр бусагасына атлап кергәндә Равил Фәйзуллин халык шагыйре исеменә лаек була.
Тантананың рәсми өлешенә кадәр кунаклар музей белән танышты. 1 ел дәвамында әзерләгән музейга шәхси әйберләрен тапшырудан тыш Равил ага эчтәлеген булдыруда да киңәшләр бирә. Уртак тел табып эшләдек ди музей әзерләүне башынннан ахырына кадәр үз өстенә алган.
Музейга кергәндә “Шагыйрь тумышы белән авылдан” дигән эленмә мәгълүмат каршы ала. Биредә Фәйзуллиннарның шәҗәрәсе тәкъдим ителгән.
Музейның бер почмагы Татарстан җиренданлаган, Балык Бистәсе районында туып-үскән күренекле кешеләргә багышланган.
Язса – җаныңны әсир итәрлек итеп яза, йөзсә – узмаслык итеп йөзә» дип бәя биргән иде танылган журналист , мөгаллим Ислам Әхмәтҗанов. Әнә шундый канатлы фикерләр зурайтып Китап рәвешендә җыелган.
Татар шигриятенә Айку шәкелен ягъни рифмалашмаган шигырь жанрын алып килүче шагыйрьне музей ачылу белән котлауда ут күршеләребез Башкортостан вәкиле дә катнашты һәм Фәйзуллин йөзүләренед 45 нчесен агыйделдә дә сынап карарга чакырды.
Үз гомереңне мәктәбеңдә музей ачарлык итеп яшәү яхшы, әмма мәктәпләребез музейга әйләнмәсен иде. Алмашка кемнәр килә дип уйландырды үз чыгышында һәвакыттагыча –Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Киләчәктә равил Фәйзуллин әлеге бүлмәдә иҗади очрашулар, балалар белән әңгәмәләр, шигъри кичәләр уздырырга ниятли.
Әнә шулай, Марат Әхмәтов Равил ага шигырен укып үрнәк күрсәтте.
Халык шагыйре дигән мәртәбәле исемгә иябулучыга туган авылында , аның исемен йөрткән мәктәптә , үзе катнашында музей ачылу гайре табигый хәл түгел, ә шагыйрьне олылауның бер чагылышы.