80 яшькә җиткән пенсионерны караучы хезмәткә сәләтле эшләмәүче гражданнар акчалата компенсациягә исәп тота ала. Шул ук вакытта бергә яшәү факты һәм туганлык элемтәләре түләүләрне билгеләүгә йогынты ясамый.
Компенсация Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә. Түләүләр пенсионерга билгеләнгән пенсия белән бергә бирелә. Пенсионерны караучыларга пенсия коэффициентлары күчерелә, ә карау вакыты стажга кертелә. Өлкән кешене караучылар рәсми рәвештә эшләргә, пенсия, социаль өстәмә түләүләр алырга тиеш түгел, шулай ук мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында тормаска тиеш. Компенсация түләүләрен электрон рәвештә гариза биреп, Пенсия фондына бармыйча рәсмиләштерергә