Бу атнада 8 нче сентябрьдә, Татарстан Дәүләт Советына депутатларны сайлау уза. Бу көнне сайлау участокларына тавыш бирергә килгән Казан халкын «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» дип исемләнгән фотобәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге «ВКонтакте» социаль челтәрендә уза. Фотоларны «Все семьей на выборы», «Татарстан, алга» хештеглары белән социаль челтәргә урнаштырырга кирәк.
Катнашучылар өчен кыйммәтле бүләкләр уйнатыла, төп приз – автомобиль.