Яз җитүгә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе халыкара хатын кызлар көне 8 нче мартка әзерләнә башлыйбыз. Россиядә хатын-кызлар көне беренче тапкыр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтелә. Гасырдан артык тарихы булган бәйрәмне Татарстан журналистлар берлегендә ничек каршылыйлар? Чәчкәле бәйрәмнән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Урамда яз җилләре исә башладымы хатын-кызларга аерым игътибар бирелә башлый. Татарстан журналистлар берлегендә дә ел саен гүзәл затларга багышлап әнә шундый хисләрдән күңел ташырлык бәйрәм үткәрелә.
Илшат Әминов кичә буе сәхнә түреннән китмәде. Җитәкчее булганга гына түгел билгеле, ә Татарстан журналистикасын җигелеп тартучы хатын-кызларга хөрмәт йөзеннән аның шигырь аша да,җыр аша да әйтер үзе бар.
Татарстан телерадиокомпаниясенең берьюлы дүрт хезмәткәре өчен әлеге бәйрәм икеләтә истәлекле. Аларга журналистлар берлеге әгъзасы таныклыгы тапшырылды.Чын күңелдән хезмәттәшләребезне котлыйбыз.
Әнә шундый җыр бүләк итте Шаян ТВ йолдызчыгы. Гомумән Татарстан яңа гасыр телерадиокомпаниясе талантларга бай.
Татарстан журналистикасының чәчәк атуында зур өлеш керткән хатын-кызларның биредә бер өлеше генә. Араларында яңа гына тәҗрибә туплый башлаганнар да, үз һөнәренә тугры калып 40 ел журналист булып эшләүчеләр дә бар.
Төймә дә бүләк , дөя дә бүләк. Озак еллар Авыл офыклары газетасын җитәкләгән Вазыйх Фатыйхов махсус шигырь иҗат иткән.
Бәйрәм бүләк итүче артистлар-журналистлар.Татарстанның гаммәви чараларында эшли. Барысы да диярлек җитәкче. Александр Латышевның күбесенчә хатын-кызлардан торган Республика Татарстан газетасы коллективын җитәкли башлавына тиздән 20 ел. Шуңа да Хатын-кызлар бәйрәм оештыру нечкәлекләрен яхшы белә.
Гүзәл затларны котлау чәчкә бүләк итүдән башланган иде. Җыр, нәфис сүз, матур теләкләр кушып йөрәктән -йөрәккә тапшырылган иҗади гөлләмә дә кайта кайта искә алырлык.
Мөршидә Җиһан Ренат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары