7 ”Нәүрүз” театраль-белем бирү фестиваль-форумы үз эшен башлап җибәрде. Тулырак алдагы язмада.
Форумда катнашучылар өчен онлайн-форматта театр педагогикасы, актерлык осталыгы, курчак театры сәнгате, менеджмент, PR-технологияләр, сценография, театраль тәнкыйть, әдәби һәм сәхнәгә кую бүлекләре эшчәнлеге буенча лабораторияләр, лекцияләр һәм семинарлар уза.
Форумның төп бурычлары – театраль белем бирү хәрәкәтендә катнашучылар даирәсен киңәйтү, театр эшлеклеләрен заманча театр технологияләренә өйрәтү, төрле халыклар арасында иҗади хемәттәшлекне булдыру.
Форумның педагоглары – Россиянең һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләренең театр сәнгате һәм менеджменты буенча танылган белгечләре. Форум кысаларында шулай ук Милли театрлар ассоциациясенең белем бирү программасы да үтә.
Бәйгегә 258 катнашучы теркәлгән, аларның арасында 67 онлайн форматта. Быел “Менеджмент һәм PR-технологияләр” юнәлеше иң популяр, ул үзенә 70-кә якын катнашучыны җыйды.
Дәресләр шәһәрнең 7 мәйданчыгында – Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, “Әкият” курчак театрында, Кариев театрында, Казан Федераль Университетында һәм Камал театрында уза.
Искәндәр Гыймалтдинов, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары