70 яшьтән соң тормыш башлана гына — түбәнкамалы Рәхимә Газизова моны үз мисалында дәлилли. Хатын-кыз төрле республика һәм шәһәр күләм бәйгеләрдә катнашып, бүләкле урыннар яулый. Шуларның иң дәрәҗәлесе — “Болгар” радиосы оештырган “Җырла, милләт! Җырла, Республика” конкурсы. Аннан алган тәэсирләре белән Рәхимә апа безнең белән дә бик теләп уртаклашты.
Җыр – аның тормыш юлдашы, моң – сердәше… Рәхимә Газизованың музыкаль белеме юк. Ул — үзенең табигый тавышы белән халык мәхәббәтен яулый. “Болгар” радиосында узган “Җырла милләт! Җырла, Республика” конкурсы моңа ачык мисал – якташыбыз һәвәскәр башкаручылар арасында җиңү яулый һәм иртәнге чәй тапшыруына чакырыла.
Түбәнкамалы Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировны тыңлап үсә… Аның күңеленә күбрәк татар халык җырлары якын. Нәкъ шуларны башкарып, Рәхимә Газизова республика һәм шәһәр күләм бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннар яулый. Мисал өчен, “Лейся песня”, “Поющая волна”, ретро-җырлар башкаручылар конкурслары.