Онлайн-ата-аналар җыелышы барлык битараф булмаган татарстанлыларны җыйды. Җавапларга караганда сораулар күбрәк шул. Ата-аналар социаль челтәрләрдә баланы теркәү авыр, кушымта ябыла яки техник ярдәм җавап бирми дип зарланалар. Мәгариф министрлыгында яңалыкны кертү җиңел эш түгел дип аңлаттылар. Монда иң мөһиме-дәүләт хезмәтенә керү һәм гаилә бүлегендә балаларны теркәү. Ата-аналарның сорауларына җавап бирү өчен Кайнар линия эшләтеп җибәрделәр.
Өч көн эчендә яңартылган системада йөз мең кеше теркәлгән. Шулай да, ата-аналардан теркәлү вакытында киткән хаталар турында хәбәрләр кайнар линиягә килеп кенә тора. Еш кына бу сораулар техник ярдәм белән бәйле. Хәер, Илсур Һадиуллин сүзләренчә, яңартылган платформа тирәсендәге шау — шу инде кимүгә бара.
Шулай да теркәлү белән авырлыклар калган очракта, системага 22 гыйнвардан соң да тыныч кына теркәлеп була. Инде бу вакытка республиканың мәгариф учреждениеләрендә даими расписание барлыкка киләчәк һәм барлык мәсьәләләр дә хәл ителәчәк. Әгәр дә кемнеңдер теркәлү мөмкинлеге булмаса, мәктәпләрдә һәр укучыга парольләр биреләчәк.
Айзилә Батырханова Ралина Абрамова, Ирек Хавмидуллин. Татарстан яңалыклары.