Иртәгә 7 нче февральдә Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” тугызынчы татар музыкасы фестивале ачыла. Концертлар Салих Сәйдәшев исемендәге зур зал сәхнәсендә уза. Быелгы фестивалдә кемнәр катнаша? Бу турыда алдагы язмада.
Салих Сәйдәшев исемендәге зур залда Нәҗип Җиһанов исемендәге IX “Мирас” татар музыкасы фестивале кысаларында концертлар сериясе була. Фестиваль уникаль. Бик күп кенә проектлар арасында «Мирас» — татар музыкасының бердән бер фестивале булып тора. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, хәзер шундый вакыт килеп җитте — без яхшы белгән, безгә таныш булган әсәрләргә, яңакараш белән карарга тиешбез. Шуңа күрә фестиваль»Мирас» дип аталада.Ул барлык буын композиторлары – нигез салучылардан алып хәзерге яшьләргә кадәрләрен җәлеп итүе белән аерылып тора.
Фестиваль 2015нчеелда Татарстан РеспубликасыДәүләт академиясенең симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский тарафыннан оештырылган. Фәнни-иҗадиҗитәкче — профессор һәм Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев.
Быелтыңлаучыларөчконцертка — 7, 10 һәм 14нчефевральдәкилә ала. Фестиваль “Татар музыкасысәяхәте” концерты беләначыла. Танылган композиторлар -классикларныңиңяхшыәсәрләреяңгырый: Александр Ключарев, Борис Трубин, шулайукзамандашкомпозиторлар: РәшитКәлимуллин, Резеда Әхиярова, яшьләрдән — Эльмир Низамов әсәрләре яңгырый. Традицион рәвештә фестивальнең афишасында — “Бары тик премьера” концерты булды, кичәдә тыңлаучылар яңа буын композиторларының музыкасы белән танышачак – бу беренче тапкыр яңгыраучы әсәрләр, ә кайберләре фестиваль өчен махсус язылган. Мәсәлән, Миләүшә Хәйруллинаның «Каллиграф» Симфоник зарисовкасы.
Фестивальдә Лада Лабзин, Сөмбел Киямова, Айрат Ганиев, дирижер Василий Вәлитов, Ринат Халитов катнаша.
Кадрия Мерсиапова, Алия Галиллина, Татарстан яңалыклары.