Бүгеннән Татарстанда соңгы ярты елда прививка ясатмаган һәм таҗлы вирус белән авырмаган 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция кертелде.
Шулай 7 нче ноябрьгә кадәр җәмәгать урыннарына куар-кодсыз керү тыела. Элек мәйданы 400 кв. метрдан артык сәүдә үзәкләре өчен генә булса 30 октябрьдән -150 квадрат метрга кадәр киметелде. Моннан тыш, 18 яше тулмаганнар, ялгыз гына өлкәннәрдән башка сәүдә үзәкләренә керә алмый. Ә 15 ноябрьдән концерт, театрларга , спорт сарайларына куар-кодларсыз керү бөтенләй тыела.