Россиядә яшәүчеләргә коронавирус инфекциясе таралу куркынычыннан саклану өчен урамга мөмкин кадәр сирәгрәк чыгарга киңәш итәләр. 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә бигрәк тә сакланырга кирәк.
Алар авыруны тиз йоктыра, вируслы пневмония кебек җитди өзлегүләр куркынычы да югарырак. Табиблар пенсионерларга җәмәгать транспортыннан сирәгрәк файдаланырга, җәмәгать урыннарына, кибетләргә һәм башка оешмаларга йөрмәскә киңәш итә. Салкын тию яки кан басымы үзгәреп торган очракта, пенсионерларга поликлиникага барырга кирәкми — табибны өйгә чакырту яхшырак. Профилактика өчен табиблар кулларны сабын белән ешрак юарга киңәш итә. Балтач районы пенсионерлары да табиблар киңәшләрен тота.