Иртәгә 26 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион авыл хуҗалыгы продуктлары һәм кул эшләнмәләре ярминкәсе оештырыла.
Һәр муниципаль район үз мәйданчыгында көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитештергән продукцияне тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, консервланган җиләк-җимеш, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителә. Районнарның ярминкә корылмалары конкурсы узачак.