6 ноябрьдә Татарстан Конституциясен кабул итүгә 30 ел тула. Әлеге вакыйга алдыннан Гражданлык инициативаларын яклау үзәге Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, «Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы — үзеңне тикшер!» дип исемләнгән республика конкурсын оештырды.
Төп законны белү конкурсында инде 5 меңнән артык татарстанлы катнашты. Махсус сайтта Конституциянең төп нигезләмәләре буенча онлайн-тест узарга мөмкин. Сораулар гади түгел, әмма аларга җавапларны һәркем белергә тиеш. Татарстанның төп вәкаләтләре, конституцион төзелеш нигезләре, төп норматив документлар һәм дәүләт хакимиятен урнаштыру. Үзеңне тикшерү өчен сайтта теркәлү узарга һәм 10 минут эчендә тест сорауларына җавап бирергә кирәк. Иң күп балл җыйган катнашучылар, Дәүләт Советына кыйммәтле бүләкләр тапшыру өчен чакырыла.