Республикада атна азагына кадәр эссе һава торышы саклана.
Синоптиклар фаразы буенча Татарстанда урнашкан антициклон нәтиҗәсендә, температура фонының күтәрелүе дәвам итә.
Бүген 4 нче июльдә җил көньяк-көнчыгыштан секундына урыны белән 14 метрга кадәр. Көндез һава температурасы 36 градуска җитә.
Мондый эссе көннәрдә табиблар су режимын сакларга, җиңел, иркен, табигый тукымалардан тегелгән кием киергә, майлы ризыкларны чикләргә киңәш итә.
Шулай ук, искәртеп узабыз, 8 нче июлгә кадәр респбуликада урман янгыннары куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе гамәлдә.