Аның сафка басуын инде биш ел көттеләр. Түбән Кама районының Борок авылында күпфункцияле үзәк ачылды. «Боровичок» дип атаган яңа бина 14 укучыга һәм 15 мәктәпкәчә яшьтәге балага исәпләнгән. Балалар бакчага инде февральдән йөри , ә мәктәп үз эшен 1 сентябрьдән башлаячак. Тантаналы ачылышта безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.
Ата-аналар, балалар… Күпфункцияле үзәкнең ачылышына Борок яшәүчеләре килә. Әлеге вакыйга зур бәйрәмгә әверелә. Хәзер укучыларга күрше авылга йөрергә туры килмәячәк. Мәктәптә тә, бакчада – үзләренеке.
Балалар белән шөгыльләнү өчен иркен, ачык бүлмәләр, махсус җиһазландырыган төркемнәр. Әлеге бакчага 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле сабыйлар йөриячәк. Исемлек тиз тула. Бер үк бинада мәктәп тә урнашкан. Уку елын икенче елдан башларга планлаштыралар.
Рамил Гыйниятуллин Мәгариф идарәсе җитәкчесе
Авыл халкының күпсанлы мөрәҗәгатеннән соң, үзәк төзелешенә республика бюджетыннан 47 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Яңа бинада, мәктәп һәм балалар бакчасыннан тыш, универсаль спорт залы, китапханә бар.