Үз аягында йөрергә, башын тотып торырга һәм сөйләшергә – болар 4 яшьлек Мирославаның гап-гади хыяллары. Сабый хыяллары чынга ашсын өчен эти-әнисе ярдәмендә барысын да эшләргә тырыша. Кызга безнең дә ярдәм кирәк. Апрельдә ул Испаниядә тернәкләнү курсын узарга китә. Шактый суммада акча кирәк. Тулырак киләсе сюжетта. Көдрә чәчле кыз бер кешене дә битараф калдырмый. Аның көлүе бүлмәгә тарала, тирә-юньне тутыра.. Мирослава чын мәгънәсендә кояш кебек якты ачык бала. Иң якын кешеләре – әти-әнисе белән шатлыгын, эчке хисләрен бүлешә.
Беренче кат сулыш алуы – Мирославаның төп җиңүе. Шуннан аның яшәүгә авыр юлы башлана, әти-әнисе белән бергә авырлыкларны җиңә.
Мирославада церебраль паралич авыруы. Кызга дүрт яшь инде, лщкин әлегә үзе бер адым да ясалмаган. Хыялы – ышанычлы йөрү, әти-әнисе ярдәменнән башка басып тору. Сабый тырыша. Вертикаклизаторда көнгэ сәгать ярым шөгыльләнә, көйсезләнми дә.
Анна Храмова:»Без аның башын тотып торуын, йөреп китуен бик телибез.»
Безнең ярдәмнән башка, Мирослава хыялына беренче адымнарын ясый алмый. Аңа Испаниядә госпитальдә нейро тернәкләнү курсын узарга кирәк. Өч айлык курс өчен бер ярым миллон сум чамасы акча кирәк булачак. Әти-әнисенең шулкадәр акчасы юк. Карта номерына акча күчереп, без бергәләп булыша алабыз. Карта номеры экранда күрсәтелгән.
Регина Сафиуллина, Ленар Хәбибуллин.
Сбербанк картасы: 5469 6200 2314 5897
Анна Михайловна Х.
Ак барс банк картасы: 4000 7934 7891 2522
Анна Михайловна Х.