4 сентябрьдән Казан метростанцияләре янында гриппка каршы прививка ясату башлана. Мобиль вакцинация пунктлары 6 станциядә эшли. Бу Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Дубравная» метро станцияләре.
Прививканы көн саен иртәңге сәгат сигездән- кичке җидегә кадәр ясатырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, Казан поликлиникаларына «Совигрипп» һәм «Ультрикс Квадри» гриппка каршы вакциналары кайтарылды. Медицина препаратлары олыларга да, балаларга да яраклы, дип хәбәр иттеләр Республика Сәламәтлек саклау идарәсендә.