«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында театр сезонын ябу тантанасы оештырды. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче һәм «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашты.
Бәйрәм чарасында студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтте. Гаилә елы уңаеннан махсус шушы концертка шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат иткән сценарий буенча шигъри композиция дә тәкъдим ителде.
Балалар өчен Көн саен репетицияләр, әзерләнүләр булган. Нәтиҗәсе дә бик яхшы. Сәхнә гөрләп торды. Балаларның әти-әниләре дә читтә калмый. Артистлары артыннан чабып, ярдәм итеп, булышып йөриләр.
Кичәнең иң көтелгән мизгелләренең берсе – «Апуш» гимнына төшерелгән клип презентациясе. Шәһәр үзәгендә, табигать кочагында һәм аерым һәр төркемдә төшерелгән әлеге клипта студиянең барлык шәкертләре дә катнашкан.
«Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры ярдәме белән ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәмендә «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды. Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарган.
Кыска гына вакыт өчендә студиянең уңышлары да шактый ук җыелган.
Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре, авторлар, композиторлар, театр актерлары, спектакльләр чыгаруда көч куйган иҗат командасы һәм «Апуш»ның якын дуслары, тамашачылары чакырылган.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.