Бүген,Татарстанда Оборона министрлыгы белән килешү төзүчеләргә өстәмә түләүләр алырга мөмкин булган соңгы көн. 25 мартны кертеп, контрактны рәсмиләштергәндә хәрби хезмәткәрләр 400 йөз мең сумга кадәр түләүгә дәгъва итә ала. Моның өчен хәрби комиссариатка яки «Батыр» үзәгенә килү дә җитә. Документларны бер тәүлек эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат 117 номеры һәм Татарстан геройлары сайтында. Шунда ук Оборона министрлыгы белән контракт төзү өчен пилотсыз очкычлар операторларына укырга теләүчеләр турындагы сорауларны да ачыкларга мөмкин. «Пилотсыз очу аппараты операторы» белгечлегенә солдатлар һәм сержантлар 18 яштән 40 яшькә кадәрле бара ала.