Быел Россиядә гаилә елы. Шул уңайдан республикабызда да төрле чаралар оештырыла. Раойн- авылларда төрле бәйгеләр, үрнәк гаиләләр белән очрашулар уза. Бу көннәрдә Яшел Үзән раойнында Гаилә елына багышлап, 10 нчы «Йолдызлык» балалар бакчасында «Тел ачкычлары» дип исемләнгән төбәк — ара бәйгесе булып узды. Бирегә Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм Татарстан районнарыннан 40 гаилә катнашты, шуларның унбере финалга чыкты. Чараның иң матур мизгелләре турында Яшел ҮЗән раойнындагы хәбәрчебез Айгөл Гатауллина язмасында.
Сабировлар гаиләсе Яшел Үзән районының Осиново авылыннан килгән, тулы составта-әнисе, әтисе, ике уллары һәм конкурсант — кызлары Иллария. Үзләрен ышанычлы тоталар, мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашмаулары сизелә.