31 март Казанда узасы 8 нче Fashion Iftar буенча матбугат конференциясе булып узды. Хатын-кызлар арасында популярлашып киткән модалы ифтарны 6 апрель көнне беренче тапкыр Дубай шәһәрендә дә үткәрергә җыеналар. Fashion Iftarның төп максаты – хатын-кызларны берләштерү һәм күптән түгел яулык япкан мөслимәләргә үз стилен табырга булышу. Чарада татар милли брендлары белән танышу һәм сатып алу мөмкин. Һәр елдагыча, кунаклар арасында кече хаҗга 2 юллама да уйнатылыр, дип көтелә.