Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе муниципаль район вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычлары тапшырды. Әлеге исемлектә Актанышның булуы да сөенечле.Районга кар чистарту өчен асылмалы җиһазлар тагылган МТЗ 82 тракторы һәм экскаватор кайтты. Тулырак алдагы язмада.
Район үзәге тротуарларын яңа мтз 82 тракторы чистарта хәзер. «Коммунсервис» оешмасына кайткан өр-яңа трактордан инде файдалана да башлаганнар. Бүгенеге көндә ул тротуарларны киңәйтү белән мәшгуль.Яңа тракторны иярләүгә оешма хезмәткәре Фоат Дәүләтов алынган. Бүгенге көндә ул техниканың бөтен үзенчәлекләрен өйрәнә. Заманча трактор эшләү өчен бик тә кулай ди.
Коммунсервис актаныш оешмасының бүгенге көндә татлизинг программасы ярдәме белән 7 берәмлек техникасы бар. Мондый заманча тракторларга ихтыяҗыбыз зур иде ди алар. Мтз тракторын юлларны тәртипләп торуга файдалансалар, заманча эксковатор авылларда су линияләрен төзекләдерүдә зур ярдәм булачак.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Сәләхова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыкалры, Актаныш районы.